“Пионерда үтте балачагым, отряд йөрткән байрак астында”
”Биектау районы мәктәпләре укучылары хәзер үзләрен чын мәгънәсендә пионерлар дип йөртә алалар. Пионерлар хәрәкәтенең 100 еллыгына багышланган чараны Биектауның 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә уздырдылар. Педагоглар тырышлыгы белән балалар совет чорына хас рухи күтәренкелекне күңелләре белән тоя алдылар, пионерлар галстугын бәйләргә өйрәнделәр, ул заманның җырларын һәм шигарьләрен исләрендә калдырдылар. Малайлар һәм кызлар рәсемнәр ясадылар, үз отрядларын оештырдылар һәм яшьтәшләре белән бергәләп эш итә белү серләренә төшенделәр.